Балтач мәдәният үзәгендә 28 ноябрь көнне “Кадерле әниләр” исемле бәйрәм чарасы булып узды. Бу тантанага 320 әни чакырылды, шулар арасында күп балалы, ветераннар Советы алдынгылары һәм башка лаеклы әниләр катнашты. Балтач районы башлыгы Рамил Нотфуллин Түбән Кенәдә яшәүче Лилия Ибраһимовага ТР “Ана медале” белән бүләкләде. Пенсия Фонды идарәсе җитәкчесе 10 әнигә ана капиталы сертификатларын тапшырды. Рәсәй һәм Татарстан Республикасы күләмендә үткәрелгән конкурслар җиңүчесе, 5 бала анасы – Фирая Зыятдинованы, “Сорнай” китабын чыгаруга актив катнашкан Галина Наумованы, татар халкының йолаларын һәм гореф-гадәтләрен саклау өлкәсендә өлеш керткән Ленура Сафинаныда сәхнәгә чакырдылар. Барлык әниләргә үзенең җылы теләкләрен район башкарма комитеты җитәкче урынбасары Илһам Гайнетдинов җиткерде.