Ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Аналар көнен билгеләп үтәбез. Әниләребезнең күңел яктысы безнең тормышыбызны нурландыра, яшәү көче бирә. Кайларда гына яшәсәк, нинди генә эшләр башкарсак та, без күңелләребездә алар назын, иңнәребездә аларның куллары җылысын тоябыз. Безгә тормыш бүләк иткән, җил-давылдан саклап үстергән олы йөрәкле, иң якын кешеләребезне бәйрәм уңаеннан район җитәкчелеге котлады. Бу бәйрәмгә әниләр - тыл һәм сугыш ветераннары, күп балалы гаиләләр чакырылган иде.
Нурияхмитовлар һәм Сахабиевлар гаиләләренә ана капиталы тапшырылды. Бәйрәм котлаулар, концерт номерлары белән дәвам итте.
Чиксез түземлелекләре, безгә булган игътибарлары, йортларыбызда пөхтәлекне һәм җылылыкны саклаулары өчен хөрмәтле әниләребезгә мәңге рәхмәтлебез. Тормышыгыз һәрвакыт шатлык белән тулып торсын, гаиләләрегездә һәрчак иминлек булсын. Исәнлек-саулык белән бәхетле гомер кичерегез.