Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы 1992 елда 3 декабрь көнен халыкара инвалидлар көне дип игълан итте. Бу көн инвалидларның проблемаларына, аларның социаль, экономика һәм мәдәният өлкәләрендә актив катнашуына, хакларын сакларга һәм җәмгыяттә үз урыннарын билгеләүгә юнәлтелгән. Әлбәттә, алар арасыннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары аерым игътибарга лаек.
Әгерҗе районы Яңа-Аккуҗа авылында яшәүче Мухаметшиннар Ильназ Вәсим улы һәм Лилия Минегәрәй кызының гаиләсендә бик куанычлы вакыйга, аларның өченче бәбиләре Зилә дөньяга килде. Тәбәрле авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шарафиева Гөлсия Ислам кызы Мухаметшиннарны бәбиләре белән котлап туу турында таныклык тапшырды.
Инвалид балаларга акчалата матди ярдәм күрсәтелде һәм алар поселок башлыгы Галеева Роза кулындан истәлекле бүләкләр алдылар. Бер кешедә читтә калмады, барлык Актүбә халкы булдыраланганчы үз ярдәмен күрсәтте.
Мәдәният Елы кысаларында Мөслим районында оешма һәм предприятияләрнең үзешчән сәнгать смотр конкурсы узды. Смотр-конкурс потриотик рухны һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, халык традицияләренең буыннан буынга күчүен тәэмин итү һәм районның мәдәни потенциалын саклап калу максатларында оештырылды.
Халыкара инвалидлар көне үткәрүнең максаты – инвалидларның проблемаларына аларның хокукларын, иминлекләрен, саклауга игътибарны арттыру, инвалидларның сәяси, социаль, мәдәни һәм экономик тормышта катнашуыннан җәмгыятькә нинди файда килүенә ныграк игътибар итү.
Бу көнне Әлмәт ГХАТ идарәсе эшчеләре үзләренең элеккеге җитәкчесе, хәзерге вакытта 1 гр.инвалид булган Сания Фәррах кызы Миннебаеваны да игътибарсыз калдырмады.Түбән Кама муниципаль районы Түбән Уратьма авыл җирлегенең Башкарма комитеты барлык уңайлыклары да булган, яңартылган бүлмәләргә күченде. Әлеге авыл җирлеге агымдагы елда Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән бәйгедә катнашып бер миллион сумлык грант яулау бәхетенә ирешкән иде.
2 декабрь көнне Мөслим районы мәдәният йортында РСФСРның Мәгариф отличнигы, Татарстанның язучылар берлеге әгъзасы, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Хәбибуллина Роза Шакир кызының 80 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы бәйрәм чарасы узды.
Баулы шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны М.И.Әхмәтҗанов сугышта күрсәткән батырлыклары өчен күп төрле орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Хезмәт юлы нефть өлкәсе белән бәйле, 49 ел “Баулынефть” идарәсендә оператор булып эшләп лаеклы ялга чыккан.
2014 нче елның 2 нче декаберендә Мамадыш районында гомер итүче өч гаилә өйләренә яңа туган сабыйлары белән кайтып киттеләр. Нәниләрне бала табу йортыннан тантаналы төстә чыгардылар.