Ветераннарны хөрмәтләү

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

     Берләшкән милләтләр оешмасының Генераль Ассамблеясы 1992 елда 3 декабрь көнен халыкара инвалидлар көне дип игълан итте. Бу көн инвалидларның проблемаларына, аларның социаль, экономика һәм мәдәният өлкәләрендә актив катнашуына, хакларын сакларга һәм җәмгыяттә үз урыннарын билгеләүгә юнәлтелгән. Әлбәттә,  алар арасыннан, Бөек Ватан сугышы ветераннары аерым игътибарга лаек.

          2014 елның 3 декабрендә-инвалидлар көнендә, Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ идарәсе белгечләре хөрмәт һәм игътибар йөзеннән Бугровлар гаиләсендә булып кайтты. Роман ихаил улы ( 1925 елгы, Бөек Ватан сугышы инвалиды) тормыш иптәше Фәридә  Садыйк кызы белән (1 нче группа инвалиды) 1947 елның 8 августыннан 67 елдан артык бәхетле пар булып яшиләр. Ветераннарга ГХАТ идарәсе исеменнән иң изге теләкләр белән истәлекле бүләк һәм чәчәкләр тапшырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International