Мөслим районында Мәгариф отличнигы, Татарстанның язучылар берлеге әгъзасы Хәбибуллина Роза Шакир кызы үзенең 80 яшьлек юбилеен билгеләп үтте

2014 елның 2 декабре, сишәмбе

2 декабрь көнне Мөслим районы мәдәният йортында РСФСРның Мәгариф отличнигы, Татарстанның язучылар берлеге әгъзасы, С.Сөләйманова исемендәге премия лауреаты Хәбибуллина Роза Шакир кызының 80 яшьлек юбилее уңаеннан тантаналы бәйрәм чарасы узды.

Мәгариф ветераны, язучы Роза Хәбибуллинаның иҗат кичәсендә аның каләмдәшләре, хезмәттәшләре, укучылары һәм туганнары катнашты. Алар юбилярның тормыш юлы һәм иҗаты турында сөйләделәр, аның яшь буынны укыту һәм тәрбияләүдә нәтиҗәле хезмәте, бүгенге көндә рухи азык бүләк итүе өчен рәхмәт сүзләрен җиткерделәр, иҗади уңышлар теләделәр.

Район Башлыгы Рамил Муллин Роза Шакир кызын 80 яшьлек юбилее белән котлады һәм юбилярга район Башлыгының Мактау грамотасын тапшырды. Барлык килгән кунаклар, укучылары, якыннары һәм дуслары Роза ханымны тәбрик итеп, үзләренең җылы теләкләрен һәм рәхмәт сүзләрен җиткерделәр. Аңа ныклы сәламәтлек, күңел көрлеге һәм озын гомер теләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International