3 декабрь - Халыкара инвалидлар көне

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

          Халыкара инвалидлар көне үткәрүнең максаты – инвалидларның проблемаларына аларның хокукларын, иминлекләрен, саклауга игътибарны арттыру, инвалидларның сәяси, социаль, мәдәни һәм экономик  тормышта катнашуыннан җәмгыятькә нинди файда килүенә ныграк игътибар итү.

Бу көнне Әлмәт ГХАТ идарәсе эшчеләре үзләренең элеккеге җитәкчесе, хәзерге вакытта 1 гр.инвалид булган Сания Фәррах кызы Миннебаеваны да игътибарсыз калдырмады. Сания Фәррах кызы 1997 елдан алып 2005 елга кадәр ГХАТ идарәсендә җитәкчелек итү чорында төрле мактаулы грамоталары, котлаулары белән тәбрикләнде. ГХАТ идарәсе эшчеләре Сания Фәррах кызына озын гомер теләп, истәлекле бүләкләр тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International