2 нче декабрьдә мәдәният үзәгендә физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен «Инвалидлар ункөнлеге»нең ачылу тантанасы булды. «Күңелләр яктырсын, йөрәкләр җылынсын өчен» дип исемләнгән концерт тәкъдим ителде.Бу тантаналы чара быел аеруча да хис-кичерешләргә бай булды. Сәхнәгә бер-бер артлы күтәрелгән шәхесләр арасында Татарстан данын еракларга таныткан, дөнья күләмендә дәрәҗәле исемнәр алуга ирешкән спортчыларыбызны да, үз бәхетләрен туган ягыбызда табып, гаилә корып, балалар үстерүче парларны да, «Татарстанның энҗе бөртеге» мөмкинлекләре чикле хатын-кызлар арасында үткәрелгән гүзәллек конкурсы номинатларын да очратырга булды. Шулай ук районыбыз халкына юридик яктан ярдәм күрсәтүче Чепья авыл җирлегенең юристы Ранил Гыйльванов, Кунырдан Марс Сәләхетдинов, бүгенге көндә Мәскәүдә яшәүче Европа, дөньякүләм бәйгеләрдә катнашып танылган спортчы, Смәел авылы кызы Нурсинә Галиеваның әнисе Нурия ханым һәм актив тормыш алып баручы парлар – Соснадан Фәния – Гасыйм Һадиевлар, Нөнәгәрдән Зөлфия-Руслан Сәйдәшевлар, Кунырдан Гөлназ-Расил Гафиуллиннар да бүләкләнделәр.