Баулы шәһәрендә яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны М.И.Әхмәтҗанов сугышта күрсәткән батырлыклары өчен күп төрле орден һәм медальләр белән бүләкләнгән. Хезмәт юлы нефть өлкәсе белән бәйле, 49 ел “Баулынефть” идарәсендә оператор булып эшләп лаеклы ялга чыккан.
Мөхтәсим Ибраһим улын 90 яшьлек юбилее белән район Башлыгы Рамил Гатиятуллин җылы котлап, Рәсәй Президенты В.Путинның котлау хатын, бүләк һәм чәчәк бәйләме тапшырды. Мөхтәсим абыйны котларга “Баулынефть” идарәсе профсоюз оешмасы рәисе Илгиз Хазиев, юбилярның балалары һәм оныклары да килгән иде.