Мөслим районы ГХАТ бүлеге үзешчән сәнгать смотр конкурсында катнашты

2014 елның 3 декабре, чәршәмбе

Мәдәният Елы кысаларында Мөслим районында оешма һәм предприятияләрнең үзешчән сәнгать смотр конкурсы узды. Смотр-конкурс потриотик рухны һәм гаилә кыйммәтләрен ныгыту, халык традицияләренең буыннан буынга күчүен тәэмин итү һәм районның мәдәни потенциалын саклап калу максатларында оештырылды.

3 декабрь көнне тамашачылар алдына үзенең «Мөслимем – гүзәл җирем» дип исемләнгән концерт программасын Мөслим район Советы һәм Башкарма комитеты тәкъдим итте. Концертта ГХАТ бүлеге коллективы да теләп катнашты. Программа ялгыз башкарыла торган һәм күмәк, җитди һәм шаян номерлардан торды. Күптән түгел узган Әниләр көне уңаеннан әниләр темасы аеруча хисле яктыртылган иде. Концертта тамашачылар да, катнашучылар да бик күп уңай тәэсирләр алдылар, кичә көчле алкышлар астында узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International