Түбән Кама муниципаль районы Түбән Уратьма авыл җирлегенең Башкарма комитеты барлык уңайлыклары да булган, яңартылган бүлмәләргә күченде. Әлеге авыл җирлеге агымдагы елда Татарстан муниципаль берәмлекләре арасында үткәрелгән бәйгедә катнашып бер миллион сумлык грант яулау бәхетенә ирешкән иде. Әлеге грант акчалары авыл Мәдәният йортын ремонтлауга тотылды. Авыл клубының беренче катында төп мәйданны тамаша залы биләсә, икенче катында авыл җирлегенең Башкарма комитеты урнашты. Авыл җирлеге башлыгының кабинеты исә хәзер тантаналар залы буларак та файдаланылачак. Бухгалтерия, сәркатип кабинетларында да эш һәм бланкларны саклау өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган, янгынга кары һәм сак сигнализацияләре урнаштырылган.