ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2014 ел
шимбә

Алабуга районыннан гына да 395 кеше Чечен сугышында катнашкан, аларның 13 е офицерлар. Орден һәм медальләр белән 29 алабугалы бүләкләнгән. Өчәү ул сугыштан кайтмады. Традиция буенча бер минут тынлык белән һәлак булганнарга хөрмәт белдерделәр һәм митингта катнашучылар һәйкәл алдына чәчәкләр салды.

Бу көн Болгар шәһәреннән Алсу Фәсхетдинова һәм Буадан Ранис Садыйков өчен аеруча истәлекле булды.


5
декабрь, 2014 ел
җомга

Агымдагы елның 5 нче декабренда Түбән Кама муниципаль районы Кармалы авылының Мәдәният йортында инвалидлар декадасы уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән авыл халкы өчен үзешчән артистлар катнашында концерт узды.  Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Лида Тартмина инвалидларга ярдәм кулын сузарга һәрвакыт әзерлеген белдерде, алар адресына күп кенә җылы сүзләр әйтте. Кармалы, Елантау, Иске Чишмә авылларының артистлары исә, концертка килгән Һәр кунакның да күңелен күрергә теләп, бик күп матур номерлар күрсәттеләр.

Баулы районы  ГХАТ бүлегендә Хабиповлар гаиләсе “алтын” туйларын билгеләп үтте. Бу хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы  гаилә  күпләр өчен үрнәк булып тора.

Ул – “Тимер туй” исеме белән аталган. Әлбәттә, тимернең ныклыгын Кузнецовлар гаиләсенең ныклыгы белән чагыштырып була.

2014 елның 5 декабрендә ТР Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлеге мөдире Елена Яковлевна Миннигалямова Кузнецовлар гаиләсен 2 олы юбилей белән котлады. Бер юбилей гаиләнең тууына 65 ел тулу уңае булса, икенчесе Александра Васильевнага 85 яшь тулу көне иде.
2014 елның 5 декабрендә Зеленодол муниципаль районы Васильево бистәсе башкарма  комитетының   никахларны  тантаналы  рәвештә  теркәү  залында  зөбәрҗәт(55  ел) туйларын   билгеләп  үтүче юбилярлар Гомәр  Самат  улы  һәм  Суфия  Фәиз  кызы  Бәдретдиновларны ,  энҗе(30 ел) туйларын билгеләп үтүче гаилә парлары Алексей  Анатольевич  һәм  һәм Антонина Алексеевна Терентьевларны  истәлекле көннәре белән тәбрикләделәр.

 5 декабрь көнне Сарабикол авыл клубы бинасында урнашкан авыл китапханәсендә 2014 елның инвалидлар декадасы кысаларында авылның физик мөмкинлекләре чикләнгән контингенты өчен зур бәйрәм – тамаша уздырылды. Тамашада 27 инвалид катнашты, мәктәп укучылары чыгыш ясады, ветераннар советы рәисе Гөлсирин Гариф кызы һәм җирле авыл советы рәисе Гүзәл Рәис кызы да котлады.


4
декабрь, 2014 ел
пәнҗешәмбе

Ул әлеге музыкаль фестивальне Юрмала шәһәреннән Татарстан башкаласына күчерүгә ярдәм итү максатыннан үткәрелде. Акцияне оештыручылар Казан шәһәре үзендә әлеге фестивальне кабул итәргә әзер икәнлеген курсәттеләр. Мәйданчыкта төрле югары уку йорты студентлары һәм мәктәп укучылары җыелган иде. Әлеге акция Казанлыларның фестивальне Татарстан башкаласында үткәрергә риза икәнлекләрен белдереп кул куелган бюллетеньнәр тутырылган машиналарны Мәскәү шәһәренә озату белән төгәлләнде. Бюллетеньнәрдәге мөрәҗәгать Россия Президенты Владимир Путинга адресланган. Фестивальне оештыручылар әлеге чараны югары бәяләп, лаеклы шәһәрне , ягъни Татарстанны сайларлар дигән өмет бар.

Бәйрәмдә юбилярларның балалары,оныклары һәм дуслары үзләренең иң изге теләкләрен җиткерделәр. Без дә аларга киләчәктә яшь буынга үрнәк булып,иминлектә,тынычлыкта иңне-иңгә куеп мул тормышта яшәүләрен телибез.

X «Нечкәбил» бәйгесендә Мамадыш районы данын Илнара Гыймаева яклады, дәрәжәле 3-нче урынны яулап «Энже нечкәбил» титулына лаек булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International