Түбән Кама районы Кармалы авылында инвалидлар декадасы кысаларында мөмкинлекләре чикләнгән авыл халкы өчен концерт булып узды

2014 елның 5 декабре, җомга

Агымдагы елның 5 нче декабренда Түбән Кама муниципаль районы Кармалы авылының Мәдәният йортында инвалидлар декадасы уңаеннан мөмкинлекләре чикләнгән авыл халкы өчен үзешчән артистлар катнашында концерт узды.  Түбән Кама муниципаль районы җитәкчесе урынбасары Лида Тартмина инвалидларга ярдәм кулын сузарга һәрвакыт әзерлеген белдерде, алар адресына күп кенә җылы сүзләр әйтте. Кармалы, Елантау, Иске Чишмә авылларының артистлары исә, концертка килгән Һәр кунакның да күңелен күрергә теләп, бик күп матур номерлар күрсәттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International