Баулы районы Мортаза авылында яшәүче Хабиповлар гаиләсе “алтын” туйларын билгеләп үтте

2014 елның 5 декабре, җомга

Баулы районы  ГХАТ бүлегендә Хабиповлар гаиләсе “алтын” туйларын билгеләп үтте. Бу хөрмәткә һәм ихтирамга лаеклы  гаилә  күпләр өчен үрнәк булып тора.

Идрис абый һәм Разыя апа күп еллар  авыл хуҗалыгында механизатор һәм сыер савучы булып эшләп лаеклы ялга киткәннәр, 3 бала тәрбияләп үстергәннәр.

Район Башлыгы урынбасары Ф.Хасиятуллин юбилярларны җылы котлап, район Башлыгының Рәхмәт хатын, чәчәкләр тапшырды. Крым-Сарай авыл җирлеге башлыгы Е.Зелепугина юбилярларга озын гомер, сәламәтлек теләп истәлекле бүләк тапшырды.  Балалар, оныклар котлауы да дулкынландыргыч булды.  Г.Абдуллина башкарган җырлар юбилярларның күңеленә хуш килде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International