Ул – “Тимер туй” исеме белән аталган. Әлбәттә, тимернең ныклыгын Кузнецовлар гаиләсенең ныклыгы белән чагыштырып була.
2014 елның 5 декабрендә ТР Лениногорск шәһәренең ГХАТ бүлеге мөдире Елена Яковлевна Миннигалямова Кузнецовлар гаиләсен 2 олы юбилей белән котлады. Бер юбилей гаиләнең тууына 65 ел тулу уңае булса, икенчесе Александра Васильевнага 85 яшь тулу көне иде. Бу гаилә гомер буе Лениногорск шәһәрендә яшәп нефть өлкәсендә эшләгән. Алар өч ир бала тәрбияләп үстерәләр. Бүгенге көндә аларның 6 оныгы һәм 2 оныкчыгы бар. Бу көннең истәлеге итеп алар почет кенәгәсенә үзләренең имзаларын куйдылар.