Норлат авылы мәдәният йортында 50 ел бергә тормыш иткән юбилярларны котладылар. Алтын юбилярларга Норлат авылы администрациясе тарафаннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.
Өч пар: Равил һәм Фәния Ганиевлар, Шамил һәм Равия Гарафовлар, Шамил һәм Әлфия Насыбуллиннар үзләренең озын гомерле бәхетле гаилә серләре белән уртаклышты.
«Алтын» һәм «бриллиант» юбилярлар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы җырга тиң гомер юлы үткәннәр. Ныклы гаилә дәүләтебезнең дә, шәһәребезнең дә зур байлыгы.
2014елның 8 декабрендә 14 яшь апаслы һәм аларның әти-әниләре өчен аеруча истәлекле булды. 14 яше тулган егет-кызларга тантаналы төстә паспортлар бирелде. Район хакимияте, Апас туган якны өйрәнү музее, миграция хезмәте , ЗАГС бүлеге һәм мәдәният бүлеге оештырган кичә эчтәлекле дә, тәэсирле дә булды.
Актаныш муниципаль районында 1 декабрьдән 14 декабрьгә кадәр Инвалидлар Декадасы үткәрелә.
Шушы елның 14 ноябрендә Кама Аланында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Демьян Павлович Кобяковка 90 яшь тулды.
90 яше тулганны көнне, ветеранны котларга, җирле үзидарә советы депутаты Татьяна Романова һәм ГХАТ бүлеге белгече Әлфия Хаппанова килгән иде. Алар юбилярны Кама Аланы башлыгы Александр Павлов исеменнән тәбрикләп, аңа сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм кышкы суыкларда тәнне генә түгел, җанны да җылтырлык җылы юрган бүләк иттеләр.
Мамадыш районы ЗАГС бүлеге коллективы сәламәтлеге чикләнгән райондашлары тормышын яхшыртуда үз өлешен кертә.
2012 елның 31 маенда Россия Президенты Владимир Путин илебездә яңа традиция башлап: 90, 95 һәм 100 яше тулган ветераннарга котлау хатлары җибәрү турында күрсәтмә кабул итте. Президент котлавы юбиляр-ветераннарның туган көненә туры китереп тапшырыла.
50 ел элек – 1964 нче елның 6 декабрендә Фоат Хәсәнҗан улы белән Роза Ибраһим кызы икесе бер карарга килеп гайлә учагын кабызып җибәрәләр. Алар гомер буена бер-берсенә тугры калып, мәхәббәт утын сүндерми яшәргә вәгъдә бирәләр. Үзенең тормыш мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән 50 ел гомер сизелми узып та киткән. Бүген “Казан” гаилә үзәгендә Хәмдиевлар үзләренең алтын юбилейларын билгеләп үттеләр. Бу бәйрәм көнендә алар үткәнгә әйләнеп кайтып, тәүге очрашу, мәхәббәт аңлату, вәгъдәләр бирешү кебек бәхетле мизгелләрне кабат күңелләрендә яңарттылар. Аларның гайлә ныклыгы инде еллар белән сыналган һәм һәркемгә үрнәк булырлык.