«Алтын» һәм «бриллиант» юбилярлар пар аккошлардай бер-берсенә тугрылыклы җырга тиң гомер юлы үткәннәр. Ныклы гаилә дәүләтебезнең дә, шәһәребезнең дә зур байлыгы.
Җирдә яшәү – сынау бит ул, диләр
Авырлыкны бергә җиңдегез,
Ходай биргән олы бүләк бит ул –
Тигезлектә гомер итүләр.
Язмыш салган урау юллардан
Иңне-иңгә терәп үтүләр.
Тормыш йөген бергәләшеп тарту
Яшьләндерә яшәү мәгънәсен.
Шатлыклар да, әрнеп елаулар да
Бергә кичергән һәммәсе…