50 ел элек – 1964 нче елның 6 декабрендә Фоат Хәсәнҗан улы белән Роза Ибраһим кызы икесе бер карарга килеп гайлә учагын кабызып җибәрәләр. Алар гомер буена бер-берсенә тугры калып, мәхәббәт утын сүндерми яшәргә вәгъдә бирәләр. Үзенең тормыш мәшәкатьләре, шатлык-куанычлары белән 50 ел гомер сизелми узып та киткән. Бүген “Казан” гаилә үзәгендә Хәмдиевлар үзләренең алтын юбилейларын билгеләп үттеләр. Бу бәйрәм көнендә алар үткәнгә әйләнеп кайтып, тәүге очрашу, мәхәббәт аңлату, вәгъдәләр бирешү кебек бәхетле мизгелләрне кабат күңелләрендә яңарттылар. Аларның гайлә ныклыгы инде еллар белән сыналган һәм һәркемгә үрнәк булырлык.
Юбилярларны котларга аларның балалары, туганнары һәм гайлә дуслары килгән иде. Барысы да йөрәктән чыккан котлау сүзләре белән алтын юбилярларны тәбрикләделәр. Шулай ук бу көнне Хәмдиевларга Казан мэры Ильсур Метшин исеменнэн котлау хаты һәм алтын туйны бәйрәм итү турындагы сертификат тапшырылды.