Актаныш муниципаль районында 1 декабрьдән 14 декабрьгә кадәр Инвалидлар Декадасы үткәрелә.
Барысы районда мөмкинлекләре чикләнгән 143 бала исәптә тора.
Район Башкарма комитетының бүлек мөдирләре, Башкарма комитет җитәкчесенең урынбасарлары тарафыннан йөрергә мөмкинлекләре булмаган балаларның өенә бару гадәткә кертелгән.
ЗАГС бүлеге җитәкчесе Г.Б.Мухамадиева Милүшә Гимадиеваның (10 яшь) өендә булып, аңа район Башлыгы исеменнән истәлек бүләкләре тапшырды. Миләүшәгә киләчәктә уңышлар, сәламәтлек телибез.