Шушы елның 14 ноябрендә Кама Аланында яшәүче Бөек Ватан сугышы ветераны Демьян Павлович Кобяковка 90 яшь тулды.
90 яше тулганны көнне, ветеранны котларга, җирле үзидарә советы депутаты Татьяна Романова һәм ГХАТ бүлеге белгече Әлфия Хаппанова килгән иде. Алар юбилярны Кама Аланы башлыгы Александр Павлов исеменнән тәбрикләп, аңа сәламәтлек, озын гомер теләделәр һәм кышкы суыкларда тәнне генә түгел, җанны да җылтырлык җылы юрган бүләк иттеләр.
Соңгы вакытларда саулыкка туймаса да, үз-үзен тотышында ихтыяр көче һәм сугышчы ныклыгы сизелеп торган, Демьян Павловичның язмышы катлаулы була. Халык дошманы улы, сугыш ветераны, алты бала атасы һәм эшчән кеше... Ул язмыш ачысын бар тулылыгы белән татый.
Демьян Павлович Кобяков 1924 елның 14 ноябрендә Татьянинский авыл советының Слободка хуторында дөньяга килә. Халык дошманы ярлыгы тагылган әтисе Павел Игантьевич Свердловск тирәсендәге лагерьда 1943 елның 10 маенда үлә.
Демьян Кобяков үзе 1943 елда сугышка алына. Ул Беренче Украина фронтының егерме беренче аерым огнемет батальонында ефрейтор, огнеметчы буларак хезмәт итә. Беренче чирканчыкны ул Курск дугасындагы Прохоровка янында сугышта ала. 1944 елның 23 мартында Требецкауць авылын саклаганда, аңа – ефрейтор Кобяковка немецлар оборонасының алгы сызыгына барып, пулеметны юк итү бурычы йөкләнә. Бу бурычны үтәү өчен, солдат 15-20 метр араны шушып үтә һәм пулемет ягына гранаталар томыра. Пулеметны сафтан чыгарып, яралы пулеметчыны алып кайта. Әсир каршы якның ут нокталары кайларга урнашканы турында бик тә әһәмиятле мәгълүмат бирә. Бу батырлыгы өчен, ефрейтор Кобяков III дәрәҗә Дан ордены белән бүләкләнә.
Җиңүне Демьян Павлович Австрия һәм Венгрия чигендә каршы ала. Сугыштан соң Калининград өлкәсендә хезмәт итә. Армиядән 1946 елда демобилизацияләнә.
Тыныч тормышта да Демьян Павловичның хезмәте хөкүмәт тарафыннан югары бәяләнә: “Чирәм һәм ятма җирләрне үзләштергән өчен” дигән медальгә һәм юбилей бүләкләренә лаек була ул. Бүген ул Кама Аланы поселогында гомер кичерә.