Яшел Үзән районы Норлат авылында яшәүче Алтын юбилярларны котлау мәҗлесе үткәрелде

2014 елның 9 декабре, сишәмбе

Норлат авылы мәдәният йортында 50 ел бергә тормыш иткән юбилярларны котладылар. Алтын юбилярларга Норлат авылы администрациясе тарафаннан истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Өч пар: Равил һәм Фәния Ганиевлар, Шамил һәм Равия Гарафовлар, Шамил һәм Әлфия Насыбуллиннар үзләренең озын гомерле бәхетле гаилә серләре белән уртаклышты.

Ганиев Абдурахман улы Равил озак еллар Норлатта юл ремонтлау участогында тракторчы булып эшләгән. Аның тормыш иптәше Закир кызы Фәния Норлат мода ательесында тегүче булган. Аларның гаилә кредосы: “Уз тормышыңны һәм үз тормыш иптәшеңне бөтен йөрәгең белән ярат”. Кызлары Ләйлә һәм Лилия аларның үрнәге буенча яши.

Гафаров Шамил Гараф улы механик булып озак еллар Норлат “Сельхозхимия” предприятиясендә эшли. Аның тормыш иптәше Калимулла кызы Рәвия гомер буе шәфкать туташы булып эшли. Ике кызлары: Эльвира һәм Венера, уллары Рамил әти-әнисенә озын гомер теләп аларга таяныч булып яши.

Насыбуллин Шамил Абдулла улы булдыклы кеше. Бу сыйфат аңа озак еллар Норлат хаста ханәсендә завхоз булып эшләргә булыша. Аның тормыш иптәше Хикмат кызы Әлфия яраткан повар профессиясенә бөтен күңелен биреп балалар бакчасында нәниләргә тәмле ризыклар пешерә.

Бәйрәмдә юбилярлар өчен котлау сүзләре, бию, җырлар, шигырьләр башкарылды.

Юбилярлар үзләре дә бәйрәмдә күтәренке кәеф белән актив катнаштылар. Тантана матур узды. Гаилә юбилярлары авылның горурлыгы.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International