Түбән Уратма авылының табигате бик матур булгангадырмы, тау астыннан челтерәп чыккан чишмә суын эчеп үскәнгәдерме, авылда йөзъяшәр әбиләр байтак.Шуларның берсе Малова Екатерина Николаевна. Ул нәкъ 100 ел элек 1914 нче елның 5 нче декабрендә Түбән Уратма авылында дөньяга килә. Унсигез яшендә шушы авыл егете Малов Никифорга кияүгә чыга. Сугышка кадәр Никифор белән Екатеринаның 3 балалары туа. Ни кызганыч, аларның берсе генә сау-сәламәт булып үсеп җитә. Бөек Ватан сугышы башланганда Екатерина әби дүртенче сабыена авырла була. Сугыш баланп өч кенә көн узуга кызы Валентина туа. Никифор абый сугышның беренче көненнән үк диярлек фронтка китә. Ләкин озак та үтмәстән каты гына яраланып, аяксызланып авылга кайта. Иренең сугыштан әйләнеп кайтуы Екатерина әби өчен зур бәхет була. Ләкин аяксыз калган ирен, балаларын карау әбинең җилкәсенә төшә. Күп авырлыклар, кайгы-әсрәтләр күреп яшәсә дә Екатерина әби бүген үзен бик яхшы хис итә һәм мин бәхетле яшәдем дип авыз тутырып әйтә. Екатерина Малованы бер гасырлык юбилее белән Түбән Уратма авыл җирлеге башлыгы Айрат Гарифуллин котлады. Әби исә, рәхмәтләр әйтеп, аларны догалар кылып кабул итте.