Узган якшәмбедә билгеләп үтелгән Әниләр көне бу гаиләләр өчен аерата сөенечле булды. Бәйрәм алдыннан гына аларның нарасыйлары дөньяга аваз салды. Шунысы да үзенчәлекле бит әле: бәйрәм атнасында бәби тудыру бүлегендә гел кызлар дөньяга килгән. Бәхетләреннән башлары күккә тигән әти-әниләргә бик күп котлаулар яңгырады бу көнне..Баш табиб урынбасары Эллада Плаксина белән өлкән акушерка Светлана Герасимова тәбрикләүләр белән бергә нәниләрне карау, һәм үгет нәсыйхәтләрен дә җиткерделәр.Загс бүлеге мөдире Розалия Сафина бик матур теләкләр белән балаларның туу турындагы таныклыкларын һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.