Мамадыш шәһәрендэ гомер итүче Илнара Гыймаева «Нечкәбил» бәйгесендә югары бәя алды

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

X «Нечкәбил» бәйгесендә Мамадыш районы данын Илнара Гыймаева яклады, дәрәжәле 3-нче урынны яулап «Энже нечкәбил» титулына лаек булды.

Бу көнне бәхетле, унышлы 11 хатын-кыз мәнгелек кыйммәтләр һәм гаиәэ тарихларын бәян иттеләр.

Мамадыш шәһәрендәге балалар бакчасында хезмәт итүче Илнара «Ана бәхете – кызлар бәхете» программасын тәкъдим итте. Ул узе дә гаиләләрендә бишенче кыз бала.

Белеме буенча гына түгел, тормыш рәвеше, уй-фикере буенча да тәрбияче, укытучы булган  һәм «Балалар – безнен тормыш мәгънәсе» девизы белән гомер итүче Илнара Гыймаева тамашачылар игътибарына «Кызымнын көне» исемле бәйрәм күрсәтеп, бар кунакнын күнелен яулады.

Бәйрәм ахырына якынлашты. Ә безнен якташны горурланып, зарыгып  яраткан балалары көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International