5 декабрь көнне Сарабикол авыл клубы бинасында урнашкан авыл китапханәсендә 2014 елның инвалидлар декадасы кысаларында авылның физик мөмкинлекләре чикләнгән контингенты өчен зур бәйрәм – тамаша уздырылды. Тамашада 27 инвалид катнашты, мәктәп укучылары чыгыш ясады, ветераннар советы рәисе Гөлсирин Гариф кызы һәм җирле авыл советы рәисе Гүзәл Рәис кызы да котлады. Төрледән - төрле чаралар, концерт – тамашалар, шахмат ярышлары булды, җыр һәм биюләрдә катнаштылар. Бәйрәмгә үз аякларында йөри алган Һәркем килгән иде, хәтта йөри алмаучыларны да алып килгән иделәр.Мул ризыклы өстәлләр табыны артында утырган кунаклар үзләренә шундый олы игътибар, хөрмәт күрсәтелү өчен үзләренең исәнлекләре өчен кимсенеп түгел ә горурланып утырдылар.