2014 елның 5 декабрендә Зеленодол муниципаль районы Васильево бистәсе башкарма комитетында энҗе һәм зөбәрҗәт туйларын билгеләп үтүче юбилярларны котлау

2014 елның 5 декабре, җомга

2014 елның 5 декабрендә Зеленодол муниципаль районы Васильево бистәсе башкарма  комитетының   никахларны  тантаналы  рәвештә  теркәү  залында  зөбәрҗәт(55  ел) туйларын   билгеләп  үтүче юбилярлар Гомәр  Самат  улы  һәм  Суфия  Фәиз  кызы  Бәдретдиновларны ,  энҗе(30 ел) туйларын билгеләп үтүче гаилә парлары Алексей  Анатольевич  һәм  һәм Антонина Алексеевна Терентьевларны  истәлекле көннәре белән тәбрикләделәр. Җылы котлау сүзләреннән соң Васильево  бистәсе  башкарма  комитеты  җитәкчесе  Дашевская  Л.В. юбилярларга  истәлекле бүләкләр һәм рәхмәт хатлары тапшырды. Юбилярлар хөрмәтенә Васильево бистәсе Мәдәният йорты сәнгать коллективы тарафыннан башкарылган җыр яңгырады.

Һәр  гаилә  парын  котлап  балалары, якыннары,  дуслары тарафыннан җылы  һәм  дулкынландыргыч сүзләр  яңгырады.

Бәйрәм   күңелле     үтте, һәм барысы да истәлекле  рәсемгә  төшү  белән  тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International