Бүген “Казан” гаилә үзәге каршындагы мәйданчыкта “Казан “Новая волна” өчен” дип исемләнгән флешмоб узды

2014 елның 4 декабре, пәнҗешәмбе

Ул әлеге музыкаль фестивальне Юрмала шәһәреннән Татарстан башкаласына күчерүгә ярдәм итү максатыннан үткәрелде. Акцияне оештыручылар Казан шәһәре үзендә әлеге фестивальне кабул итәргә әзер икәнлеген курсәттеләр. Мәйданчыкта төрле югары уку йорты студентлары һәм мәктәп укучылары җыелган иде. Әлеге акция Казанлыларның фестивальне Татарстан башкаласында үткәрергә риза икәнлекләрен белдереп кул куелган бюллетеньнәр тутырылган машиналарны Мәскәү шәһәренә озату белән төгәлләнде. Бюллетеньнәрдәге мөрәҗәгать Россия Президенты Владимир Путинга адресланган. Фестивальне оештыручылар әлеге чараны югары бәяләп, лаеклы шәһәрне , ягъни Татарстанны сайларлар дигән өмет бар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International