2014 нче елның 2 нче декаберендә Мамадыш районында гомер итүче өч гаилә өйләренә яңа туган сабыйлары белән кайтып киттеләр. Нәниләрне бала табу йортыннан тантаналы төстә чыгардылар.
Бәхетле әти-әнине тәбрикләргә район Башкарама комитеты рәисе урынбасары Алена Смирнова һәм ЗАГС бүлеге җитәкчесе Фәния Әхмәтшина килгән иде.
Әйтергә кирәк, яңа туган Алмаз һәм Данил үз гаиләләрендә икенче балалар булса, бәләкәй кызчык Зарина көтеп алынган беренче сабый. Ул оенә әнисенең туган көнендә кайтып китте.
Алена Петровна ата-аналарны котлап аларга район Башлыгы Анатолий Иванов исеменнән котлау хаты, чәчәкләр, бүләкләр тапшырды. Фәния Салихҗановна исә үз чиратында ЗАГС бүлегенең сабыйларның исемнәренең мәгънәсен чагылдырган открытка бүләк итте, йортларына иминлек, тынычлык теләде.
Истәлеккә төшкән фотография ата-ананың да, хөкүмәтебезнең баланың дөньяга аваз салган көненнән үк һәрчак янда һәм һәрчак игътибарлы булуын чагылдырды.