ЯҢАЛЫКЛАР


6
июнь, 2016 ел
дүшәмбе

Соңгы көннәрдә Баулы шәһәрендә яшәүче Риф һәм Ольга Әсәдуллиннар гаиләсендә бәйрәмнәр еш булды. Башта гаилә башлыгының туган көнен билгеләп үттеләр, 1 нче июньдә  7 яшьлек Әлина һәм 5 яшьлек Әмирәнең бәйрәме – Балаларны яклау көне булды. Ә 2 нче  июнь Риф һәм Ольга Әсәдуллиннар гаиләсендә игезәк малайлар   туды. Әти- әни балаларына Самир һәм Радмир дигән исемнәр бирделәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мөрсәлимова бәхетле  гаиләне бу искиткич вакыйга  белән ихлас котлап туу турындагы таныклыклар тапшырды. 

Аксубай муниципаль районы  Яңа Ибрай авыл җирлеге башлыгы Кәбиров Фахим Хамат улы зур рәхмәт белән юбилярларга мөрәҗәгать итте . җиһаншиннар, Зартдиновых, Гафиятовых, Тухфатуллиных, Батыршиных гаиләсе яшь буын өчен дә, яшь гаилә коручыларга да лаеклы мисал.
Ярты гасырдан да күбрәк бергә яшәүчеләр үзара бер-берсенә мәхәббәт, хөрмәт, ышаныч һәм тугрылык исбат иттеләр.

Сабантуй бәйрәме − татар халкының иң олы бәйрәмнәренең берсе, хезмәт һәм дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме. Бу бәйрәмдә һәр елны  Балтач районында  иң өлкән кешеләрне, яңа өйләнешкән парларны һәм яңа туган балаларның әти-әниләрен бүләкләп үтәләр. Быел да 4 июнь көнне Балтачта Сабантуйда мәйдан уртасына районның иң өлкән кешесен-102 яше тулган Васильева Ольга Васильеваны зурлап чакырдылар. Яңа өйләнешкән Рифкат һәм Гөлчәчәк Валишиннар гаиләсенә, шулай ук Сабантуй алдыннан Шарафутдиновлар гаиләсендә дөньяга аваз салган беренче малайларына район башлыгы исеменнән матур теләкләрен юллап, истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Балык Бистәсе районы Башкарма комитеты ГХАТ бүлеге Ф.Әхмәдиев исемендәге балалар иҗат мәктәбендә укучылар арасында “Гасырлар аша узган ГХАТ бүлеге” һәм “Минем кадерле гаиләм” исемле рәсем конкурсы үткәргән иде.

Узган ял көннәрендә Әлмәт шәһәренең мәйданында Сабантуй бәйрәме уздырылды.

1 нче майдан алып 31 майга кадәр шәһәрдә 2042 туу турында таныклык рәсмиләштерелгән.


5
июнь, 2016 ел
якшәмбе

 Сабантуй бәйрәме – татар халкының иң олы бәйрәмнәрнең берсе. Ул хезмәт һәм дуслык бәйрәме, һәркемнең көтеп алган изге бәйрәме.  Бу бәйрәм Россиянең һәрбер өлкәләрендә билгеләп үтелә.

Район башлыгы Павел Лоханов авылдашларны, райондашларны шушы матур бәйрәм “Сабантуй” бәйрәме белән котлады. Һәм Республика Президенты Рөстәм Миннихановның котлавын укыды.

Җиргә яңадан татар халкының сагынып көтеп алынган борынгы бәйрәме Сабантуй килде. Халкыбызның гореф-гадәтләре, йолалары, җырлары, биюләре бергә кушылган хезмәт бәйрәме безгә еллык бетмәс-төкәнмәс энергия, рухи торыш, һәм талантларны ачу, җитезлектә, тапкырлылыкта көч сынашу өчен бик яхшы мөмкинлек бирә. Милли рух җәүһәре  - Сабантуй Сарманда да, район авыл җирлекләрендә дә үзенчәлекле һәм кабатланмас булып уза. Шушы олуг бәйрәмебездә кыр һәм көрәш батырлары, хезмәт алдынгылары, төрле дәрәҗә бәйгеләрдә уңыш казанганнар, юбилярлар хөрмәтләнде.

Сабантуе – татар халкының милли бәйрәме. Бу бәйрәм язгы кыр эшләре беткәч игенчеләребезне данлау, мактау хөрмәтенә үткәрелә. 4 июнь көнне авыл җирлекләрендә сабантуйлары гөрләп узды. Сабантуй мәйданнары иртәдән үк үзенә барлык авылдашларны, читтән кайткан кунакларны дәште. Килгән кунакларны авыл җирлекләре башлыклары һәм мәдәният хезмәткәрләре дәртле җыр – биюләр, нәфис сүз белән каршы алды. Авыл җирлекләрендә эшләүче оешма җитәкчеләре барлык уеннарны матур итеп оештырдылар. Иң элек мәйданда алдынгы игенчеләр хөрмәтләнде, аларга багышланып дәртле җырлар яңгырады, аннан ике сабантуй арасында гаилә корган яшь парларны, яңа туган сабыйларны, тәрбиягә балалар алган гаиләләр, 4, 5 июнь көннәрендә үзләренең гомер бәйрәмнәрен билгеләп үтүчеләр, бергә тормыш корып 50, 55, 60, 65 ел бергә яшәүче гаиләләр бүләкләнде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International