Узган ял көннәрендә Әлмәт шәһәренең мәйданында Сабантуй бәйрәме уздырылды.Бәйрәмдә Татарстан Республикасының Премьер-министры Илдар Халиков,Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин,Татнефть ПАО генераль директоры Наиль Маганов, Россия Федерациясенең Госдума депутаты Ринат Хайров, ветераннар һ.б кунаклар катнашты.
Нефть башкаласында бәйрәм милли йолалар тарихын чагылдырган театраль тамаша белән башланып китте.Ачылу тантанасыннан соң кунаклар “Әлмәт велосипед сайлый” фотозонасында,авыл хуҗалыгы техникасы күргәзмәсендә, “Туган авылым” этнографик мәйданчыкта булдылар.
Элмәтлеләр үзләренең кунакчыллыкларын күрсәтергә тырышып 3 метр биеклектә, 350 килолы нефть тирбәлмәсе формасындгы бавырсак белән сыйладылар.Гадәттәгечә бәйрәмнең кульминация өлешендә ат чабышлары һәм милли көрәш барлык халыкның игътибарын җәлеп иттеләр.
Бәйрәм Татарстан Республикасының Дәүләт җыр һәм бию ансамбле, татар эстрадасы йолдызларының концерт программасы белән тәмамланды.