ЯҢАЛЫКЛАР


9
июнь, 2016 ел
пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә май аенда 32 яңа туган бала теркәлде. Шуларның 14е – малай, 18 – кыз. Шулай ук игезәк малайларга да документ тапшырылды.


8
июнь, 2016 ел
чәршәмбе

Баулы районында экология Министрлыгы игълан иткән “ЭКОяз” акциясеның җиңүчеләре билгеләнде. “ЭКОгаилә” номинациясендә Гөлнара һәм Рифат Мәҗитовлар гаиләсе җиңүче дип табылды. Гөлнара Шамил кызы мәктәптә социаль педагог булып эшли.  Рифат Мәҗит улы ЗАО “Алойл”да баш энергетик, уллары Кәмил 3 нче сыйныф укучысы. Мәҗитовлар гаиләсе барлык экологик чараларда актив катнашканнар. Шулай ук алар “21 гасыр Кулибиннары” конкурсында да җиңеп чыкканнар.

Искиткеч матур мәхәббәт белән төзелгән гаиләләрдә дә конфликтлар булырга мөмкин.

Ирле-хатынлы Алексеевлар гаилəсе  Семен улы Борис һəм  Петр кызы Екатерина менə инде 55 ел бергə кулны кулга тотынып тормыш юлыннан атлыйлар.Бер- берсен  хөрмəт иткəн, яраткан гаилəлəр генə гомер юлларын тигез һəм матур үтə алалар.

Бәхет аны көтеп, чын күңелдән теләп алган гаиләләргә килә. Ә сабый туган гаиләдә бәхет куп тапкырларга артып килә.

Бүген без сезне Балык Бистәсе районында яшәп ятучы Аброровлар гаилә белән таныштырасыбыз килә. Бу гаиләдә бүген “бәхет” 8 тапкыр ишек кага. Бу якты доньяга аларның сигезенче балалары – кызлары туа. Матур кызчыкка мактау мәгънәсен йөрткән “Мәдхия” исеме кушалар.


7
июнь, 2016 ел
сишәмбе

Элек-элктән Балык Бистәсе районы милли бәйрәме “Сабантауй”да 50, 60 ел бергә гомер кичерүче парларны тәбрикләү матур гадәткә керә бара.

Бу елны да ГХАТ бүлеге юбиляр парларны игътибарсыз калдырмады. Мәйдан уртасында үзенең мактаулы урыннарын Сергей һәм Анастасия Парфеновлар алдылар.

Нәкъ 25 ел элек, 1991 елның 7 июнендә, Сергей һәм Наталья Казан шәһәре Яңа Савин районының  ГХАТ бүлегендә никахларын теркиләр.

Районның иҗат коллективлары, җырчылар,   район үзәге сәнгать мәктәбенең уен кораллары классларында укучылар бәйрәм кунакларын үз чыгышлары белән сөендерде.

Бүген КСЦО "Ышаныч" психологы Элина Миронова яшь парларга гаилә бәхете серләре, биш " мәхәббәт теле" һәм гаиләдәге мөнәсәбәтләр турында сөйләде.

Һәр елны район сабантуенда яңа өйләнешкән парларның парадын чыгару Актаныш районында матур гадәткә әверелде. Быелгы 2016 елның сабантуенда 5 пар әлеге чарада катнашты. Яшь парларыбызны район ЗАГС бүлеге җитәкчесе Гөлфинә Баян кызы Мухамадиева котлады һәм аларга истәлек бүләкләре тапшырды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International