Ирле-хатынлы Алексеевлар гаилəсе Семен улы Борис һəм Петр кызы Екатерина менə инде 55 ел бергə кулны кулга тотынып тормыш юлыннан атлыйлар.Бер- берсен хөрмəт иткəн, яраткан гаилəлəр генə гомер юлларын тигез һəм матур үтə алалар.
Ирле-хатынлы Алексеевлар гомер буе “Карагуҗа” совхозында эшлəгəннəр. Борис комбайнер, механизатор, Екатерина районда алдынгы сыер савучы. Күп мəртəбəлəр күпеллык намуслы хезмəтлəре өчен мактау һəм рəхмəт хатлары белəн бүлəклəнгəннəр. Юбилярлар үзлəренең иң зур бəхетлəре итеп ике кызларын, ике оныкларын, өч оныкчыкларын саныйлар. Зөбәрҗәт юбилярларның үткəне авыр булсада, алар хөрмәткә лаек, үзлəрен бик бəхетле санап тигез гомер юлын кичерəлəр.
55 ел бергə гомер иткəн юбилярларны, ирле-хатынлы Алексеевларны ”Районның мактаулы юбилярлары” китабына теркәделәр һәм бу бәхетле парлар үзләренең имзаларын куйдылар. ГХАТ бүлеге җитәкчесе Наталья Кадырова юбилярларга саулык,тынычлык,тигез озын гомер теләп Югары Ослан муниципаль район башлыгы Марат Зиатдиновның мактау хатын һәм истәлекле бүләген тапшырды.
Юбилярлар исеменә Карагуҗа авыл җирлеге башлыгы Владимир Карасев җылы сүзләрен әйтеп бүлəк тапшырды. Бу котлауларга якыннары,туганнары,балалары һəм оныклары да кушылдылар.