Бүген, 7 июнь көнне, "Казан" гаилә Үзәгендә Сергей Анатольевич һәм Наталья Геннадьевна Носовлар "Көмеш" юбилейларын билгеләп үттеләр.

2016 елның 7 июне, сишәмбе

Нәкъ 25 ел элек, 1991 елның 7 июнендә, Сергей һәм Наталья Казан шәһәре Яңа Савин районының  ГХАТ бүлегендә никахларын теркиләр.

Сергей һәм Наталья 1987 елда Совет районының сәяхәт клубында танышалар. Бергә  Төньяк, Үзәк Тянь-Шань, Кавказ һәм Памирдагы төрле категориядәге кыенлыклары булган тауларга сәяхәт итәләр. Ял көннәрендә дуслары белән Марий күлләренә походларга йөриләр.

Сергей "КамГЭСЭнергострой"да прораб булып эшли. Наталья – "Аист-Пресс" та баш хисапчы вазифасын башкара.

Носовларның ике уллары бар - Антон һәм Никита.

Сергей һәм Наталья Носовлар – бәхетле пар. Әлеге искиткеч гаиләгә бәхет һәм иминлек телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International