2016 елның май аенда Мамадышта яңа туган балаларга бирелгән исемнәр рейтингы

2016 елның 9 июне, пәнҗешәмбе

Татарстан Республикасы Мамадыш районы ГХАТ бүлегендә май аенда 32 яңа туган бала теркәлде. Шуларның 14е – малай, 18 – кыз. Шулай ук игезәк малайларга да документ тапшырылды.

Һәрбер ата-ана үзенең шундый яраткан һәм якын булган сабыена бары тик яхшыны гына, матурны гына бирергә тели. Шулай ук балага исем сайлаганда да бар яктан да иң күркәм булган исемнәр эзлиләр. Шулай итеп, май аенда әти-әниләр яңа туган сабыйларына малайларга иң күп: Гадел дигән, ә кызларга Ралина дигән исем кушканнар.

       Малайлар исемлегендә шулай ук: Азамат, Арыслан, Әмин, Әмир, Аяз, Глеб, Дамир, Закир, Кәрим, Савелий, Сәйдәш, Ярослав кебек исемнәр бар. Кызларга Азалия, Алинә, Алия, Әминә, Арина, Вероника, Ильсина, Камилә, Мәрьям, Нәзилә, Сәмирә, София, Элеонора, Эльвина, Юлия, Ясминә исемнәре биргәннәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International