Гаиләдә үзара мөнәсәбәтләрне ныклы итеп кору бик күп көч таләп итә

2016 елның 8 июне, чәршәмбе

Искиткеч матур мәхәббәт белән төзелгән гаиләләрдә дә конфликтлар булырга мөмкин.

Кайвакыт бу хәлләрнең аерылышуга да алып килүе ихтимал. Мондый очракта парларны Казан ЗАГС идарәсенең һәр атнада үткәрелә торган медиация очрашуларына чакырабыз.

Психолог-медиатор бу парларга конфликтның ни сәбәптән килеп чыгуын аңларга һәм гаиләне саклап калу юлларын табарга ярдәм итә.

Бу очрашуларга телефон аша алдан язылып була.

Тел. 222-90-83 (тон режимы 4).

Бәхетле гаилә тормышы телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International