Баулы районында экология Министрлыгы игълан иткән “ЭКОяз” акциясеның җиңүчеләре билгеләнде. “ЭКОгаилә” номинациясендә Гөлнара һәм Рифат Мәҗитовлар гаиләсе җиңүче дип табылды. Гөлнара Шамил кызы мәктәптә социаль педагог булып эшли. Рифат Мәҗит улы ЗАО “Алойл”да баш энергетик, уллары Кәмил 3 нче сыйныф укучысы. Мәҗитовлар гаиләсе барлык экологик чараларда актив катнашканнар. Шулай ук алар “21 гасыр Кулибиннары” конкурсында да җиңеп чыкканнар.
Гөлнара һәм Рифат Мәҗитовлар улларын да табигатьне яратырга, сакларга өйрәтәләр.