Соңгы көннәрдә Баулы шәһәрендә яшәүче Риф һәм Ольга Әсәдуллиннар гаиләсендә бәйрәмнәр еш булды. Башта гаилә башлыгының туган көнен билгеләп үттеләр, 1 нче июньдә 7 яшьлек Әлина һәм 5 яшьлек Әмирәнең бәйрәме – Балаларны яклау көне булды. Ә 2 нче июнь Риф һәм Ольга Әсәдуллиннар гаиләсендә игезәк малайлар туды. Әти- әни балаларына Самир һәм Радмир дигән исемнәр бирделәр. ГХАТ бүлеге җитәкчесе С.Мөрсәлимова бәхетле гаиләне бу искиткич вакыйга белән ихлас котлап туу турындагы таныклыклар тапшырды.
Самир белән Радмирнең сәламәт, акыллы һәм бәхетле булып үсүен телибез, ә Әлина белән Әмирә энеләрен тәрбияләүдә әти-әниләренең ярдәмчесе булуларына ышанып калабыз.