2016 елның 5 июнендә Алексеевск эшчеләр бистәсендә милли “Сабан туе” бәйрәме уздырылды. Күп йөз еллар дәвамында ул татарларның иң яраткан, шатлыклы, көтеп алган бәйрәме буларак билгеләп үтелә. Безнең милләт халыклары кайларда гына яшәмәсен, Сабан туе аларга туган тамырларын барларга, иң күркәм сыйфатларын күрсәтергә мөмкинлек бирә. Бетмәс-төкәнмәс тереклек чыганагы кебек ул, буыннар арасындагы рухи элемтәләрне дәвам иттерүче булып, милли мәдәниятебезне тукландырып тора.
Сабантуй бәйрәмендә авыл хуҗалыгы алдынгыларын, алтын туй юбилярларын, яшь парларны һәм чыгарылыш сыйныф укучыларын котладылар.
Бу борынгы һәм мәңге яшь бәйрәм – халкыбыз тормышында зарыгып көтеп ала торган зур тантана. Бәйрәмдә күп төрле конкурслар, спорт уеннары, концертлар булып узды.
Шулай ук, шушы матур бәйрәм көнендә безнең районыбызда ГХАТ бүлегендә 4 яшь яңа матур гаилә туды. Аларны тормышларындагы зур вакыйга белән котлап узасы килә. Яңа туган гаиләләренә зур бәхет, мәңге мәхәббәт һәм шатлык кына теләп каласы кала.
2016 елның 02 июнь көнендә Балтач ГХАТ бүлегендә 100 нче баланың тууы рәсмиләштерелде. Зыятдинов Ленар Миннефарт улы белән Гүзәл Гиниятулла кызының гаиләсендә икенче балалары дөньяга аваз салды, сабыйга матур мәгнәле Фәнил исеме кушылды. Һәр гаиләдә бала тууны шатланып, сөенеп каршы алалар, Зыятдиновлар гаиләсенә дә тазалык, саулык, бәхет-шатлык белән исән-имин нарасыйларын үстерергә насыйб булсын. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Зыятдиновлар гаиләсенә матур теләкләрен юллап, истәлекле бүләген тапшырды.
Статистика буенча май аенда туйлар сирәк уйныйлар. Шуңа күрәдер инде, Баулыда май аенда бары тик ике генә пар гаилә корды. Аның каравы, июнь башында, халкыбызның милли бәйрәме Сабантуй алдыннан, берьюлы 10 пар никахлашты. Без бар парларны гаилә корган көннәре белән ихлас котлыйбыз һәм хәйрия акциясендә катнашулары өчен зур рәхмәтебезне белдерәбез. Бәхетле булыгыз!
5 июньдә хезмәт ветераны Аптекашева Мәгсумә Хәлисламовнага 90 яшь тулды. Аны гомер бәйрәме белән котларга шәһәр башлыгы урынбасары Елена Недошивина һәм автоклуб хезмәткәрләре килде. Алар юбилярга изге теләкләрен җиткерделәр һәм Россия Президенты Владимир Путин исеменнән котлау телеграммасы һәм истәлекле бүләк тапшырдылар. Әлбәттә күңелле җырлар һәм теләкләр юбилярның күңелендә мәңге сакланыр.
5 нче июнь көнне Теләче районында татар халкының милли бәйрәме Сабантуй үтте.
Район башлыгы Илдус Зарипов Теләче халкын, килгән кунакларны бәйрәм белән котлады. Ул авыл һәм районның алдынгы хуҗалыкларын, эшчеләрен истәлекле бүләкләр белән бүләкләде, Шулай ук 2016 елның беренче сабые, беренче яшь гаиләләрне котлап аларга истәлекле бүләкләр тапшырды. Аларга эшләрендә уңышлар теләде.
Тантаналы рәвештә исем кушу – бу туган сабыйның ата-аналары өчен онытылмаслык бәйрәм, аларның туганнарына һәм якыннарына, һәр кеше тормышында һәм гомумән алганда дәүләттә булган әһәмиятле вакыйга.
Шулай итеп, Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, 2016 елның 2 июнендә Яшел Үзән районында572 нче туган сабыйны теркәү тантанасы булып узды. Бу теркәү Халыкара балаларны яклау көненә багышланган иде.
Июньнең беренче атнасында Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлегендә 26 пар өйләнеште. Бу – май ае буе өйләнешүчеләр санына караганда да күбрәк.
Йөзләгән яшь талантлар, спортчылар, үзешчән артистлар Аксубай Сабантуйда катнашты. Бәйрәм программасы быел вәкилләргә бик бай, татар, чуваш, рус үзәкләре р кунакларны милли ризыклар һәм эчемлекләр белән сыйладылар, борынгы көйләре, Габдулла Тукай поэмалары, тамашачылар искиткеч матур әкият дөньясы, халык авыз иҗаты белән сокланды. Спорт яратучылар традицион сабантуй ярышларында катнаша алды. Традиция буенча ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре балалар конкурсларын әзерләү һәм үткәрүдә катнаштылар.
2016 елның 4 июнь көнендә никахлашу Сараенда «Юнона» Булачак гаилә мәктәбе» проекты кысаларында, киләчәк яшь парлар өчен психолог белән чираттагы дәрес узды.