2016 елның 02 июнь көнендә Балтач ГХАТ бүлегендә 100 нче баланың тууы рәсмиләштерелде. Зыятдинов Ленар Миннефарт улы белән Гүзәл Гиниятулла кызының гаиләсендә икенче балалары дөньяга аваз салды, сабыйга матур мәгнәле Фәнил исеме кушылды. Һәр гаиләдә бала тууны шатланып, сөенеп каршы алалар, Зыятдиновлар гаиләсенә дә тазалык, саулык, бәхет-шатлык белән исән-имин нарасыйларын үстерергә насыйб булсын. ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре Зыятдиновлар гаиләсенә матур теләкләрен юллап, истәлекле бүләген тапшырды.