ЯҢАЛЫКЛАР


4
июнь, 2016 ел
шимбә

Бизәк-төсмерләренең җителеге һәм төрлелеге, прграммасының байлыгы, ямьлеге, бүләкләрнең муллыгы белән Сабан туе узган елардан да уздырды бугай әле.

Яшь парлар Алмаз белән Ралия Хәмитовларның һәм Фәнзил белән Энҗе Кәшаповларның хәтерендә бу Сабан туе аеруча озак сакланыр әле. Алдагы көнне район ЗАГС бүлегендә никахлашкан яшьлэрне мәйданга чакырып бөтен халык алдында котладылар. Ә алар мәйдан өстенә тынычлык һәм мәххәбәт символы булган күгәрченнәр очырдылар.

2016 елның 4 июнь көнендә никахлашу Сараеның төп залында агымдагы елның «юбилейлы» яшь пар рәсмилләштерелде.

    Никахлашу тантанасында Татарстаннан читтә яшәүче кунаклар күп иде .  Самара, Мәскәү, Санкт-Петербург һәм башка бик күп Россия шәһәрләре һәм якын чит яклардан туганнарының гаилә бәйрәме һәм кече ватаныбызның бәйрәменә кайттылар. ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре район җитәкчелеге исеменнән район бәйрәменә чакыру яңгыраттылар .

Балаларны яклау көне уңаеннын Баулы районнында “Бала елмаюы” фотокүрмәзмәсе үтте. Жюри агъзалары 5 номинация буенча җиңүчеләрне билгеләде. “Елмаю яктылык нигезе”, “Иң креатив фото”, “Иң серле елмаю”, “Иң табигый елмаю”, “Иң сокландыргыч елмаю” номинацясендә җиңүчеләргә  диплом һәм бүләкләр тапшырылды.

Шушы көннәрдә Сарман муниципаль районында 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүчеләрнең берсе Әлмәт авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рамазанов Зәки Рамазан улы. Олуг юбилее белән аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Ул Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм, изге теләкләрен әйтеп, истәлек бүләге тапшырды.

Түбән Кама муниципаль районы Түбән Уратма авылында яшәүче, күп балалы ана һәм тол хатыны Асия Мөхәмәтшина «Ана даны» медале исеменә лаек булды.


3
июнь, 2016 ел
җомга

3 июньдә Алабуга муниципаль районы ЗАГС бүлегендә язылышучыларның берсе залдан чыгуга көтелмәгән котлау кабул итте. Кәләшне, мәктәптә укытучыны, укучылары шарлар, чәчәкләр, елмаеп һәм шигырьләр белән котладылар.

Язгы кыр эшләре тәмамлаганнан соң, ел саен авылларда татар халкының милли-мәдәни бәйрәме «Сабантуй» үткәрелә.  

1 нче июнь көнне Паркта чын мәгънәсендә матур бәйрәм булып үтте. Бәйрәм чаралары башлангыч сыйныф укучыларын һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен конкурслар, флеш-моблар, төрле уеннар, концерт номерлары оештырылган иде. Бу бәйрәм чараларында иң нәни балаларыбыз үзләренең әлегә бердәмбер йөри торган траспорт чаралары – коляскалары белән катнаштылар. Бәйрәмгә килгән һәркемне район Башлыгы һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары кайнар котладылар. Һава торышының салкынча җилле булуы гына беркүпме комачаулык ясады – килергә теләүчеләрнең күбесе бу бәйрәмдә катнаша алмадылар.

Яшь апаслылар паспорт алды


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International