2016 елның 21 апреленнән, Татарстан Республикасы Президенты указы нигезендә, Түбән Кама муниципаль районы Түбән Уратма авылында яшәүче, күп балалы ана һәм тол хатыны Асия Мөхәмәтшина «Ана даны» медале исеменә лаек булды. 2016 елның 4 нче июнендә Түбән Кама Сабантуенда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшиннан бүләк тапшырылды.
Асия Мөхәмәтшина күп еллар совхозда сыер савучы булып эшли,алты бала тәрбияләп үстергән. Хәзер ул лаеклы ялда, авылда почта хезмәткәре булып эшли. Мөхәмәтшиннәр гаиләсе – ныклы, тату, эшчән, авылдашлар арасында зур хөрмәткә ия, үрнәк булып тора.