1 нче июнь көнне Паркта чын мәгънәсендә матур бәйрәм булып үтте. Бәйрәм чаралары башлангыч сыйныф укучыларын һәм мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен конкурслар, флеш-моблар, төрле уеннар, концерт номерлары оештырылган иде. Бу бәйрәм чараларында иң нәни балаларыбыз үзләренең әлегә бердәмбер йөри торган траспорт чаралары – коляскалары белән катнаштылар. Бәйрәмгә килгән һәркемне район Башлыгы һәм район Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары кайнар котладылар. Һава торышының салкынча җилле булуы гына беркүпме комачаулык ясады – килергә теләүчеләрнең күбесе бу бәйрәмдә катнаша алмадылар.