1 июнь көнне күп кенә җирдә Халыкара балалар саклау көне билгеләп үтелә. Шушы бәйрәм белән котлап Лениногорск муниципаль районы ГХАТ бүлеге белгечләре шәһәребезнең балалар тудыру йортында яшь әниләрне котлап, аларга истәлекле открыткалар тапшырып, батыр улларына һәм матур кызларына исәнлек-саулык теләделәр.
2016 елның 1 июнендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды.
Бу бәйрәм көнендә ун Яшел Үзән гаиләсе, аларда икенче, өченче һәм аннан соңгы туган балаларга ана (гаилә) капиталына сертификат алдылар.
2001 елның 1 июнендә Берләшкән Милләтләр Оешмасының Азык-төлек һәм авыл хуҗалыгы оешмасы тәкъдиме белән беренче тапкыр Бөтендөнья сөт көне оештырыла. Дөньяның бик күп илләре әлеге башлангычны хуплап каршы ала. Чөнки күпчелек дәүләтләрдә сөт индустриясе аларның икътисадында мөһим урын тота. Безнең район сөт продуктлары да Татарстанда гына түгел, ә дөнья базарында мәгълүм. Сөт көне “Мамадыш сыр-май заводында“ тәүге тапкыр оештырылды. Бәйрәмгә исә сөт ризыкларын аерата яратучы балалар чакырылган иде.
Шәһәр паркында бәйрәм уңаеннан “Без Россия балалары” дип аталган чара үтте. Биредә бәйрәмдә катнашкан һәр бала күңеленә туры килерлек шөгыль таба алды. Әлбәттә инде, балалар бәйрәме – бүләкләр дә әле ул. Нурлатта инде ничә еллар дәвамында яшәп килгән матур традиция буенча, бу көнне оешма-предприятиеләр мохтаҗ, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, ятим, опекага алынган һәм башка балаларга бүләкләр ясый.
2016 елның 2 июнендә Чистай муниципаль районы Башкарма комитетының ЗАГС бүлегендә Ананьевлар гаиләсендә берюлы ике малай туу теркәлде.
Бәхетле әти күптән көтелгән уллары туу шатлыгы белән уртаклашты, чөнки аларның ике кызлары бар иде инде!
Халыкара балаларны яклау көнендә Алексеевск Үзәк паркында «Без бердәм!» девизы астында зур музыкаль-күңел ачу бәйрәме узды.
Әлеге бщйрәмдә 100 дән артык балалар һәм әти-әниләр катнашты. Әбиләр дә, бабайлар да әлеге матур вакйгадан битараф калмадылар.
Җәйнең беренче көне кечкенә әлмәтлеләр һәм аларның ата-аналары өчен шатлыклы көнгә әверелде. Шәһәр паркының үзәгендә балалар өчен төрле конкурслар, спорт ярышлары белән кызыклы тамашала оештырылды. Шулай ук бәйрәмдә асрамага алынган 9 балалы Ерофеевлар гаиләсен сертификат һәм истәлекле бүләкләр белән котладылар.
Быелгы бәйрәм тагын бер яңалык белән баетылган иде. Кичәгә быел һәм узган ел игезәк балалары туган биш гаилә кунакка чакырылган. Дөрес, аларның өчесе генә килә алды. Сәхнәгә игезәкләре Ильяс һәм Илсаф белән ирле-хатынлы Сафиннар (Базарлы Матактан), Динар һәм Динараны күтәреп Әхмитовлар (Базарлы Матактан), Адилә һәм Рифат белән Галәветдиновлар (Түбән Әлморзадан) күтәрелгәндә зал көчле алкышларга күмелде. Район ЗАГС бүлеге начальнигы Энҗе Хәлиуллина бәхетле әти-әниләргә чәчәк бәйләмнәре, бәбиләргә аталган бүләкләрне тапшырды.
Алабугада балаларны яклау көне 12 сәгать дәвамында төрле чаралар белән уздырылды. Бер мәйданда спорт уеннары булса, икенчесендә коляскалар парады. Александр паркы бу көнне гөрләп торды. Пионер паркы рәсем ясаучыларны кабул итте, “Иллюзион” кинотеатры исә ишегалды бәйрәме оештырды.
Лаеш муниципаль районы Урта Девятово культура йортында балаларны яклау көненә багышланган “Әкиятле эстафета” уздырылды. Балалар бик актив “Курочка ряба, Конек Горбунек, Кот в Сапогах” эстафета конкурс-ларында катнаштылар. Шулай ук балалар үзләрен әкият белгечләре икәннәрен дә исбатладылар. Күп кенә викториналар тәгъдим ителде: “Рус әкиятләре батырлары”, “Әкият җанварлары”. Бәйрәмнең бизәге булып балалар коллективларының концерты булды.