Нурлатта Халыкара балалар яклау көне узды

2016 елның 3 июне, җомга

Шәһәр паркында бәйрәм уңаеннан “Без Россия балалары” дип аталган чара үтте. Биредә бәйрәмдә катнашкан һәр бала күңеленә туры килерлек шөгыль таба алды. Әлбәттә инде, балалар бәйрәме – бүләкләр дә әле ул. Нурлатта инде ничә еллар дәвамында яшәп килгән матур традиция буенча, бу көнне оешма-предприятиеләр мохтаҗ, күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче, ятим, опекага алынган һәм башка балаларга бүләкләр ясый. Чарага район башлыгы Равил Кузюров та бүләксез килмәгән. Ул игезәк балалары туган Саттаровлар һәм Тимофеевлар гаиләләренә аерым бүләкләр ясады һәм, әлбәттә, үзенең теләкләрен җиткерде. Ә паркта бәйрәм көн буенча дәвам итте. Җәйнең үзе кебек кояшлы, якты төсләргә бай һәм сөенечле бәйрәм булды ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International