2016 елның 1 июнендә Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлегендә, тантаналы рәвештә ана (гаилә) капиталы сертификатлары тапшырылды.
Бу бәйрәм көнендә ун Яшел Үзән гаиләсе, аларда икенче, өченче һәм аннан соңгы туган балаларга ана (гаилә) капиталына сертификат алдылар.
Яшел Үзән шәһәре, Яшел Үзән һәм Югары Ослан районнары буенча Пенсия фонды идарәсе башлыгы Алексей Сабурский бәхетле ата-аналарны иң мөһим һәм шатлыклы вакыйга - бала тууы белән котлады һәм аларның гаиләләренә сәламәтлек, иминлек теләде. Аннан соң тантаналы рәвештә ана капиталы сертификатларын тапшырганда, Алексей Сабурский, ана капиталы акчаларын нинди максатка җибәрергә мөмкин булуы турында мәгълүмат бирде.
Яшел Үзән муниципаль районы башкарма комитеты ГХАТ бүлеге җитәкчесе Мәрьям Яковлева барлык кунакларны Халыкара балаларны яклау көне белән котлады, һәм ата-аналарга һәм кунакларга котлау сүзләрен юллады.
ГХАТ бүлеге хезмәткәрләре бәйрәм чарасында катнашучы балаларны бәйрәм белән тәбрик иттеләр, аларга матурдан-матур рәсем ясау дәфтәрләрен бүләк иттеләр.
Шулай ук ата-аналар белән алар тормышындагы бу шатлыклы вакыйганы, аларның дуслары һәм якыннары уртаклашты.