Актаныш районы Күҗәкә авылы тыл ветераны Маннапова Фархезиган Гиздат кызы 90 яшь тулу уңаеннан котлаулар кабул итте. Аңа Россия Федерациясе Президенты В.Путинның котлау хаты һәм Район Башлыгының истәлек бүләге тапшырылды. Әлеге бүләкләрне ветеранга район Советы аппараты җитәкчесе А.Хаев тапшырды.
Баулы шәһәрендә яшәүче Геннадий Василий улы һәм Мария Алексей кызы Макаровлар бриллиант туйларын билгеләп үттеләр. Юбилярлар – сугыш чоры балалары, күпләр кебек авыл басуларында һәм төзелештә эшләгәннәр. Авыр тормыш итүгә карамастан, алар рухи яктан сынмаган-сыгылмаган, ярдәмчеллек, тырышлык, мәрхәмәтлелек кебек күркәм сыйфатларны саклап кала алганнар. Макаровлар гаиләсе күпсанлы бүләкләргә һәм мактау билгеләренә лаек.
Балаларны яклау көнендә Тукай районында күп төрле бәйрәм чаралары узды. Шулар арасында мөмкинлекләре чикле балаларның сабантуй бәйрәмендә ГХАТ булеге дә катнашты. Чарада йөздән артык бала катнашты. Төрле ярышлар оештырылды һәм һәр җиңүчегә истәлекле бүләкләр тапшырылды. Бәйрәмнең ахырында балаларга татлы бүләк - туңдырма таратылды.
2016 елның 2 июнь көнендә Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсендә 1500-нче номерлы астында бала туу турында акт язмасын теркәлде.
Кызык, мавыктыргыч балалар иленә район катнашучылары балаларны яклау Көненә багышланган бәйрәменә, киттеләр. Аксубай сокланып, рәхәтләнеп, барлык бию һәм җыр конкурсларында, уен һәм танып-белү мәйданчыгында оештырылган бәйрәмдә катнашты. Балалар бәхетенә , иганәчеләр һәм ЗАГС бүлегеннән бәйрәмгә яшь катнашучыларга призлар, сувенирлар һәм татлы бүләкләр тапшырылдылар.
Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәүче Мортазина Зәкия Әхмәтҗан кызы үзенең 90-яшьлек юбилеен билгеләп үтте.
Тыл һәм хезмәт ветераны Зәкия апа Әлмәт районы Сөләй авылында туа. Яшьлек чоры дәһшәтле сугыш чорына туры килә. Тормыш иптәше белән ике бала тәрбияләп үстерәләр.
12 кыз бала һәм 9 ир бала дөньяга барлыкка килде.
Кызыклы факт, 12 май көнне дүрт бала туган. Алар: Сәйдә Вәлиева, Эмилия Минһаҗева, Самир Гаряпов һәм Даниил Соломатин. Шунысы куанычлы, гаиләләрдә өченче һәм дүртенче бала саны артканнан арта бара.
Лаеш районы Комлы-Ковал авылында “Балачак - әкият иле” дигән бәйрәм уздырылды. Бу искиткеч бәйрәм авыл мәдәният йорты көче белән оештырылды. Әлбәттә иганәчеләр ярдәме белән. Бәйрәмдә күптөрле аттракционнар, театральләштерелгән Балачак әкияте программасы, клоуннар чыгышы, котлаулар булды һәм концертларда, спорт чараларында актив катнашучыларны бүләкләү белән тәмамланды.
1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан һәр елны, Теләченең ял паркында зур бәйрәм булып уза. Быел да шул уңайдан, балалар өчен Теләче музыка мәктәбе, гражданлык актларын теркәү бүлеге, гаиләгә, һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге хезмәткәрләре бик күңелле бәйрәм әзерләгәннәр иде. Бәйрәмдә җырлар, биюләр белән бергә, балалар өчен төрле конкурслар, кызыклы уеннар үткәрелде, һәрберсенә истәлекле бүләкләр дә тапшырылды. Балаларның шат, көләч йөзләрен күреп күңел сөенеп торды. Аларның шат авазлары гел шулай яңгырап торсын иде...
Балаларны яклау көне уңаеннан ГХАТ идарәсе коллективы Идел буе районы балалар йортында кунакта булдылар.