Халыкара балаларны яклау көнендә Алексеевск Үзәк паркында «Без бердәм!» девизы астында зур музыкаль-күңел ачу бәйрәме узды.
Әлеге бщйрәмдә 100 дән артык балалар һәм әти-әниләр катнашты. Әбиләр дә, бабайлар да әлеге матур вакйгадан битараф калмадылар.
Шунысы да игътибарга лаек, программа ике сәгатьлек күңел ачу чарасын үз эченә алды. "Бәхетле балачак" һәм "Әти, әни һәм мин – уңышлы гаилә!" девизлары астында бәйрәм алып барылды. Конкурслар, җырлар һәм биюләр балалар өчен зур ачыш булды, алар үз сәләтләре белән бүлештеләр, яңа дуслар таптылар.