Шушы көннәрдә Сарман муниципаль районында 90 яшьлек юбилейларын билгеләп үтүчеләрнең берсе Әлмәт авылында гомер итүче Бөек Ватан сугышы ветераны Рамазанов Зәки Рамазан улы. Олуг юбилее белән аны муниципаль район башлыгы Фәрит Хөснуллин тәбрикләде. Ул Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм, изге теләкләрен әйтеп, истәлек бүләге тапшырды.
17 яше тулган егетне 1943 елны фронтка җибәрәләр. Ике ел чик сагында тора ул. 1945 елда Харбин шәһәрендә солдат хезмәтендә кала. Гомере буе колхода төзелештә эшли, балта остасы була. Тормыш иптәше Әскыя апа белән 5 малай, 2 кыз үстерәләр. 9 онык, 11 оныкчык аңа һаман да яшьлек дәрте өстәп торалар.
Янурыс авылында яшәп гомер итүче Әхкямова Хәмидә Әюп кызы да үзенең 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аны олуг бәйрәме белән тәбрикләп, район һәм авыл җирлеге җитәкчелеге Россия Президенты Владимир Путинның Котлау хатын һәм район башлыгының истәлек бүләген тапшырдылар.
Хәмидә апа “Серго” колхозында сыер савучы булып эшли. Тормыш иптәше, Бөек Ватан сугышы ветераны Нәкыйп ага белән бер ул һәм бер кыз тәрбияләп үстергәннәр. Бүген 6 онык, 10 оныкчыгына шатланып яши. Бик аралашучан, зиһенле, авылның хөрмәтле кешесе ул.
Зәки агага да, Хәмидә апага да сау-сәламәт булып, кадер-хөрмәттә озак еллар яшәүләрен теләп калабыз.