Бизәк-төсмерләренең җителеге һәм төрлелеге, прграммасының байлыгы, ямьлеге, бүләкләрнең муллыгы белән Сабан туе узган елардан да уздырды бугай әле.
Яшь парлар Алмаз белән Ралия Хәмитовларның һәм Фәнзил белән Энҗе Кәшаповларның хәтерендә бу Сабан туе аеруча озак сакланыр әле. Алдагы көнне район ЗАГС бүлегендә никахлашкан яшьлэрне мәйданга чакырып бөтен халык алдында котладылар. Ә алар мәйдан өстенә тынычлык һәм мәххәбәт символы булган күгәрченнәр очырдылар.