2016 елның 4 июнь көнендә никахлашу Сараеның төп залында агымдагы елның «юбилейлы» яшь пар рәсмилләштерелде.
500 нче номер астында актлар язмасында, шәхси имзалары белән Алмаз Кучуков һәм Эльза Ситдыйкова гайлә берлеген теркәде.
Түбән Кама муниципаль районы ГХАТ Идарәсе белгечләре яшьләрне чын күңелдән котладылар, аларга шатлыклар, гайлә бәхете теләделәр истәлекле бүләк белән Түбән Кама мэры Айдар Метшин исеменнән котлау хатын тапшырдылар.