Язгы кыр эшләре тәмамлаганнан соң, ел саен авылларда татар халкының милли-мәдәни бәйрәме «Сабантуй» үткәрелә.
2016 елның 3 июнь көнендә авыл җирлекләрендә, Түбән Кама муниципаль районы авыл халкы һәм кунаклары өчен, тематик конкурслар һәм уеннар, авыл мәдәният йорты артистлары катнашында концерт программасы белән зур бәйрәм оештырылды.
Төрле яшьтәге иң кыю катнашучылар үз көчен төрле бәйгеләрдә сыный алдылар: олы көрәш, гирь күтәрү, армрестлинг һәм аркан тарту.
Сабантуйга, гореф-гадәт буенча, халык гаиләләре белән килә, шуңа күрә ул, гайлә бәйрәме дип санала. Зур Афанас авылында Николай һәм Нина Скучаевларның алтын юбилее һәм Габдельвагаб һәм Саимә Салиховларның зөбәрҗәт туй юбилее хөрмәтләү тантанасы булды. Мәйданда Сухрау авыл җирлеге администрациясе быел әти-әни булган яшь гаиләләрне тантаналы рәвештә котлады.
Татарстан Республикасының Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Олег Бит-Мирза яшь ата-аналарга сәламәтлек, бәхет, гаилә иминлеге теләде һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.